1. Skip to Menu
  2. Skip to Content
  3. Skip to Footer>

Ураза гаете вәгазе 2019

Ураза гаете вәгазе Һәм тǝбрик!

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин саллаллаһу галәйһи вассәләм үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгиин.

Тәннәребезне арулап, пакь киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен гает (гайдел-фитыр) намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Хөрмәтле мөселманнар! Һәркайсыгызны мөкатдәс көн, бөек бәйрәм – Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Гаедел-фитыр, ягъни Ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.

Ураза бәйрәме – бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен Ураза гаете  сөенечле көн соң? Аллага шөкер, Аллаһның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык дип шатланабыз һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:

“Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп сезгә тугры юл күрсәткәне өчен Аллаһны олылагыз, шөкер итегез” (“Бәкара” сүрәсе, 185 нче аять).

Аллаһы Тәгалә безгә ошбу гаетне һәм шулай ук Корбан гаетен һәр елны үткәрергә кушкан. Шулай итеп, Аллаһ Раббыбыз безгә шатлану, сөенү көннәрен биргән. Бүген без Аллаһның әмерләрен һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең күркәм сүзләрен тыңларга, бергәләп Ураза гаете намазын укырга җыелдык. Аллаһ Раббыбыз изге ниятләребезгә һәм максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде.

Мөхтәрәм җәмәгать! Беренче гает намазын сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һиҗринең икенче елында (милади буенча 624 нче елда) үткәргән һәм ул Ураза гаете намазы булган. Рәсүлебез галәйһиссәлам гает намазларын бер тапкыр да калдырмаган. Гает намазын уку – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нык сөннәтләреннән, ягъни ваҗиб гамәл булып тора.

Әбу Һөрәйрә дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән:

"Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез”.

Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: “Кем дә кем гает көнендә 300 тапкыр “Сөбхәнналлаһи вә бихәдиһи” дип әйтсә һәм шушы зикер савабын мәетләргә багышласа, һәр кабергә мең нур керер, әгәр инде үзенең әҗәле җитсә, аңа да Аллаһы Тәгалә мең нур яктыртыр” (Имам Газзали китабыннан).

Вәһеб бине Мөнәббиһтан (Аллаһ аны Үзенең рәхмәтеннән аермасын!) риваять ителә: “Һәр гает көнендә Иблис үзенең иярченнәрен җыя, ә алар аннан сорый: “Йә хуҗабыз, син ник бүген шундый ачулы?” Иблис үз җавабында: “Бүген (гает көнендә) Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт өммәтен тулысынча гафу итте һәм сез аларны бүгеннән үк адаштырып, дөньяның ләззәте һәм шәһвәте белән мавыктырып аздырыгыз”, – дип әйтә. Шулай ук Ваһебтән риваять ителә: “Аллаһы Тәгалә Ураза гаетендә җәннәтне халык кылды һәм шунда иң хәерле агач утыртты, шулай ук Ураза гаетендә Җәбраил галәйһиссәламне вахи иңдерүче итеп сайлады һәм Ураза гаетендә Фиргавеннең сихерчеләрен гафу итте”.

Риваятьтә килгәнчә, Ураза гаете җиткәч Аллаһы Тәгалә җир йөзенә үзенең  фәрештәләрен җибәрер һәм алар юлга басып көчле тавыш белән мөрәҗәгать итәрләр, аларны җеннәрдән һәм адәмнәрдән кала бөтен мәхлуклар ишетер: “Әй Мөхәммәт өммәте, юмарт булган Раббыгыз каршына чыгыгыз, Ул сезне Үзенең юмартлыгы белән бүләкләр һәм зур гөнаһларыгызны гафу итәр”. Ә мөселманнар мәчеткә килгәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Алайса шаһит булыгыз, аларның әҗере һәм хакы минем мәгъфирәтем (гөнаһларын гафу итүем) һәм ризалыгым!”

Газиз туганнар! Мөбарәк рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһ Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде!

Бүген шәүвәл аеның беренче көне. Бу айда алты көн ураза тоту пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәте булып тора. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Рамазан аенда ураза тоткан, соңыннан шәүвәл аенда янә алты көн ураза белән мөшәррәф булган адәм гомере буе ураза тотканның әҗер-савабына ирешер”.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Бу дөньяда вакытлыча яшәп барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Ни кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкрана кылуны кичектерә, дөнья һәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:

“Исегездәме, Раббыгыз сезгә: шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтләремне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер”(“Ибраһим” сүрәсе, 7 нче аять).

Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Бу игелекле гамәлләребезгә Аллаһы Тәгалә мохтаҗ түгел. Иң әүвәл үзебез өчен, камиллегебез өчен шөкрана кылырга тиешбез.

Шөкрана кылуның иң беренче билгесе – бөтен галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһны тану, Аңа иман китерү. Барлык галәмнәрнең Раббысын танымау – иң зур көферлек. Шөкрана кылуның икенче билгесе – Аллаһ кушканнарны үтәп, Аның тыйганнарыннан тыелып яшәү. Аллаһны танып та, Ул кушканча яшәмәгән кеше, көферлеккә төшмәсә дә, зур гөнаһлы була. Бу бәндә Аллаһның олы нигъмәте булган җәннәтенә җәһәннәм газабы аркылы гына ирешә ала.

Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чиста, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Алар үз тормышларыннан канәгать була беләләр, шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә тынычлык бирә. Андый кешеләр мөлаем йөзле, күркәм сүзле булалар һәм беркайчан да зарланмыйлар. Алар турында Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә түбәндәгеләрне җиткерә (“Фуссыйләт” сүрәсе, 30-32 нче аятьләр):

“Дөреслектә, иман китергән кешеләр: безнең тәрбиячебез – Аллаһ диярләр, соңыннан тормышта Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәрләр, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәр, сез хак мөэминнәр, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр. Сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә, шулар булыр, ягъни анда ни сорасагыз, шул бирелер. Бөтен гөнаһларыгыз ярлыканган хәлдә Аллаһның җәннәтләренә керерсез”, – диярләр.

Мөхтәрәм җәмәгать! “Чын мөселман нинди була?” – дигән сорауга сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Чын мөселман шундый була: башка кешеләр аның кулыннан да, теленнән дә, каннары, маллары хакында да  имин булырлар”, – дигән.

Көннәрдән беркөнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең сәхабәләренә шундый сорау биргән: “Кем ул банкрот?” “Безнең аңлавыбызча, бу сүз җитештереп чыгарган товар булмавын, акча юклыгын аңлата”, – дип җавап кайтарган сәхабәләр. Аллаһның рәсүле: “Минем өммәтемнән булган банкрот кеше шул булыр: кем Кыямәт көнендә укылган намазлары, тотылган уразалары, бирелгән сәдәкалары белән килер, ләкин шуның белән бергә ул кемнедер орышкан, кемнедер хур иткән, хаксыз кемнеңдер малын кулланган, кемнеңдер канын түккән, кемгәдер суккан. Шул начар гамәлләре өчен аңа үзенең изге гамәлләре белән түләргә кирәк булачак. Әгәр аның саваплары бетсә, ул рәнҗетелгән кешеләрнең гөнаһларын үзенә алачак. Шуннан соң җәһәннәмгә ташланачак”, – дигән (Мөслим).

Хөрмәтле мөселманнар! Изге рамазан аенда без телләребезне гайбәттән, начар, буш сүзләрдән сакларга тырыштык, нәфесебезне тәрбияләдек. Алдагы айларда да бу хәдисне истән чыгармасак иде!

Мөхтәрәм җәмәгать! Адәм балаларының изге вазыйфаларының берсе – гаиләсе, ата-анасы, туган-тумачалары хакындагы вазыйфа. Туган-кардәшләребез – безнең өчен ата-аналарыбыздан соң иң якын кешеләр, шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булырга тырышыйк. Алар хакында сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дигән: “Ризыгы киң һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен” (Бохари, Мөслим).

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәрберебезнең дә янәшәбездә күршеләребез бар. Туганнарыбызга караганда да ешрак аларга мөрәҗәгать итәбез. Күршеләр белән тыныч-тату тору, аларга яхшылык, игелек кылу – мөселманнарның изге вазыйфасы. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең мәшһүр бер хәдисен искә төшерәсем килә: “Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән булса, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән булса, күршесенә игелек итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән булса, аңа хәерле сүз сөйләсен яисә дәшмичә торсын”.

Мөхтәрәм җәмәгать! Динебезне бизәүче гадәтләребезнең берсе – пакьлек. Хөрмәтле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Ислам пакьлек өстендә төзелгән, шуңа күрә пакьләнегез”, – дигән.

Әй мөселманнар! Тәне, киемнәре пакь булган кебек, чын мөселманның күңеле дә пакь булырга тиеш. Кешеләрнең иң хәерлесе булырга тырышырга кирәк.  Халкыбызның: “Таш атканга да аш ат”, – дигән сүзләрен беркайчан да онытмыйк.

Әй мөселманнар! Рамазан шәриф аенда йә исә Гайдель –фитыр намазына кадәр үзе өчен һәм сабый балалары өчен фитыр садакасы  бирү важиб булыр.

Фитра садакасың микъдары ярлы Һәм гади кешедǝн : 100 сум.

Байлардан Фитра садакасы: 600 сум.

Ураза тоталмаган һәм дә каза кыла алмый торган сорхаулы кешегә, калган уразалары өчен фидия бирү, йә исә Һәр көнне бер мөскенне ашату важиб булыр.

Фидиянең микъдары: 100 сум. Мисал: (100 х 29 көнгә = 2900 сум).

Зәкәт нисабы: 220 000 сум. Шушы нисаб кадǝр малы булган акчалы кеше бай дип санала.

Газиз дин кардәшләрем! Җәнабел Хак барчаларыбызга да тәүфыйк-һидият, күркәм әдәп-тәрбия, яхшы әхлак бирсә иде. Һәркайсыбызга Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә, камил иман белән дөньядан үтәргә насыйп булса иде.

Сезне ихтирам итеп,

Самара Региональ өлкә мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин

خطبة عيد رمضان

بِـسْــمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ  اَللهُ أَكْبَرُ  اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ  سُبْحَانَ مَنْ نَوَرَ قُلُوبَ الْعَارِفينَ بِنُورِ الْمَعْرِفَةِ وَ الْإِيمَانِ وَ شَرَحَ صُدُورَ الصَّادِقِينَ بِشَرْحِ الْهِدَايَةِ وَ الْعِرْفَانِ وَ أَكْرَمَ عِبَادَهُ الْمُؤْمِنِينَ بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ  اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ  سُبْحَانَ مَنْ فَتَحَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ الرَّحْمَةِ وَ الْغُفْرَانِ وَ غَلَّقَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ النِّيرَانِ فِي شَهْرِ رَمَضَانَ  وَعَدَ لِلصَّائِمِينَ دُخُولَ بَابٍ مِنْ أَبْوَابِ الْجِنَانِ كَمَا أَخْبَرَنَا نَبِيُّنَا نَبِيُّ آخِرِ الزَّمَانِ: إِنَّ لِلْجَنَّةِ بَابًا يُقَالُ لَهُ الرَّيَّانُ لاَ يَدْخُلُهُ إِلاَّ الصَّائِمُونَ فِي  شَهْرِ رَمَضَانَ ، شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَىٰ وَالْفُرْقَانِ  اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ اَللهُ أَكْبَرُ  اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ  وَ أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ذُوالْعَفْوِ وَ الْغُفْرَانِ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ صَلَى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَ عَلَى آلِهِ وَ أَصْحَابِهِ صَلاَةً مُوصِلَةً إِلَى دَارِ الْجِنَانِ  أَيُّهَا النَّاسُ، أُوصِيكُمْ عِبَادَ اللهِ وَ نَفْسِي أَوَّلاً بِتَقْوَى اللهِ  أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ، بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ  إِنَّ اللَّـهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوا وَّالَّذِينَ هُم مُّحْسِنُونَ  بَارَكَ اللهُ لَنَا وَ لَكُمْ فِي الْقُرآنِ الْعَظِيمِ وَ نَفَعَنَا وَ إِيَّاكُمْ بِالْآياَتِ وَ الذِّكْرِ الْحَكِيمِ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ الْجَوَّادُ الْكَرِيمُ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ السَّمِيعُ الدُّعَاءِ

خطبة ثانية

إِنَّ الْحَمْدَ لِلَّهِ نَحْمَدُهَ وَ نَسْتَعِينُهُ وَ نَسْتَغْفِرُهُ وَ نُؤْمِنُ بِهِ وَ نَتَوَكَّلُ عَلَيْهِ وَ نَعُوذَ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أًنْفُسِنَا وَ مِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ وَ مَنْ يُضْلِلْهُ فَلاَ هَادِيَ لَهُ وَ أَشْهَدُ أَنْ لاَ إلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ  اَللَّهُمَّ صَلِّ وَ سَلِّمْ عَلَى جَمِيعِ الْأَنْبِيَاءِ وَ الْمُرْسَلِينَ وَ عَلَى مَلاَئِكَتِكَ الْمُقَرَّبِينَ وَ عَلَى عِبَادِكَ الصَّالِحِينَ وَ عَلَى أَهْلِ طَاعَتِكَ أَجْمَعِينَ مِنْ أَهْلِ السَّمَاوَاتِ وَ الْأَرَضِينَ  اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وَ الْمُؤْمِنَاتِ وَ الْمُسْلِمِينَ وَ الْمُسْلِمَاتِ اَلْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَ الْأَمْوَاتِ وَ ارْحَمْنَا مَعَهُمْ وَ احْشُرْنَا مَعَهُمْ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الراَحِمِينَ

Ураза гаетенең беренче хөтбәсе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахим.

Аллаһу әкбәрү, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә илләллаһү үәллааһү әкбәр, Аллаһу әкбәр, үә лилләәһил-хәмде. Сүбхәәнә мән нәүүәра кулүүбәл-гаарифиинә би нуурил-мәгърифәти үәл-иимәән, үә шәрахә судүүрас-садикыйинә би шәрхил-һидәәйәти үәл-гыйрфәән, үә әкрамә гыйбәәдәһүл-мүэминиинә би сыйәәми шәһри рамәдаан. Аллаһу әкбәрү, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә илләллаһү үәллааһү әкбәр, Аллаһу әкбәр, үә лилләәһил-хәмде. Сүбхәәнә мән фәтәхә галәс-сааимиинә әбүәәбәр-рахмәти үәл-гуфраан, үә галләка галәс-сааимиинә әбүәәбән-нийрани фи шәһри рамәдаан. Үә гәдә  лис-сааимиинә дүхуулә бәәбин мин әбүәәбил-җинәәни кәмәә әхъбәранәә нәбиййүнәә нәбиййү әәхыйриз-зәмәән: иннә лил-җәннәти бәәбәй-йүкаалү ләһүр-раййәән. Ләә йәдхулү-һүү илләс-сааимүүнә фии шәһри рамәдаан. Шәһрү рамәдаанәлләзии үңзилә фииһил-куръәәнү һүдәл-линнәәси үә бәййинәәтим-минәл-һүдәә үәл-фүркаан, Аллаһу әкбәрү, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә илләллаһү үәллааһү әкбәр, Аллаһу әкбәр, үә лилләәһил-хәмде. Үә әшһәдү әлләә иләәһә илләллаһү үәхдәһүү ләә шәриикә ләһүү зүл-гафьүи үәл- гуфраан, үә әшһәдү әннә Мүһәммәдән габдүһүү үә расүүлүһүү. Салләллааһү Тәгаалә галәйһи үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһии саләәтәм-мүүсыйләтән иләә дәәрил-җинәән.

Әййүһәннәәс, үүсыйикүм гыйбәәдәллааһи үә нәфсии әүүәләм-битәкъүәллааһ. Әгуузу билләәһи минә шәйтаанир-раҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахим.Иннәллааһә мәгалләзиинәт-тәкау үәлләзиинә һүм мүхсинүүн. Бәәракәллааһү ләнәә үә ләкүм фил-куръәәнил-газыйим, үә нәфәганәә үә иййәәкүм бил-әәйәәти үәззикрил-хәкиим, иннәһүү һүәл-гафуурур-рахиимүл-җәүәәдүл-кәриимүл-галиййүл-газыйимү сәмиигуд-дүгәә.

Ураза гаетенең икенче хөтбәсе

Иннәл-хәмдә лилләәһи нәхмәдүһүү үә нәстәгыйинүһүү үә нәстәгъфируһүү үә нуъминү биһии үә нәтәүәккәлү галәйһи үә нәгуузү билләәһи миң шүруури әңфүсинәә үә миң сәййиәәти әгъмәәлинәә мәййәһдииһилләәһү фәләә мүдыйллә ләһүү үә мәй-йүдълилһү фәләә һәәдиә ләһ. Үә әшһәдү әлләә иләәһә илләллаһү үәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ. Аллаһүммә салли үә сәллим галәә җәмигыйль-әнбийәәи үәл-мүрсәлиин, үә галәә мәләәикәтикәл-мүкаррабиин. Үә галәә гыйбәәдикәс-саалихыйин, үә галәә әһли таагатикә әҗмәгыйин, мин әһлис-сәмәүәәти үәл-ардыйин. Аллаһүммә гъфир лилмүэминиинә үәл-мүэминәәт, үәл-мүслимиинә, үәл-мүслимәәт, әл-әхъйәәи минһүм үәл-әмьүәәт, үәрхәмнәә мәгаһүм. Үәхшүрнәә мәгаһүм бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.

Ураза бәйрәменең  беренче хөтбәсе

Мәрхәмәтле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән.

Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһка гына мактау. Аллаһка якынаючыларның (гарифләрнең) күңелләрен (калебләрен) мәгърифәт һәм иман нуры белән нурландырган, тугрыларның (садыйкларның) күңелләрен һидаят һәм белем белән ачкан, мөэмин колларына рамазан ае уразасын бүләк иткән зат барча кимчелекләрдән дә пакьтер. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Барча мактаулар Аллаһка булсын. Рамазан аенда ураза тотучыларга рәхмәт һәм мәгъфирәт (гөнаһларны гафу итү) ишекләрен ачкан һәм ут ишекләрен бикләгән зат барча кимчелекләрдән дә пакьтер. Ул (Аллаһ) ураза тотучыларга җәннәт ишекләренең берсе аша керүне вәгъдә иткәндер. Бу турыда безгә пәйгамбәребез, ахыр заман пәйгамбәре хәбәр иткән: "Чынбарлыкта җәннәтнең бер ишеге бардыр, аңа Раян диелә. Ул ишектән рамазан аенда ураза тотучылардан башка беркем дә кермәс", – дигән. Аллаһ Коръәндә әйтә: "Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр". Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Барча мактаулар Аллаһка булсын. Аллаһтан башка илаһ юк, Ул берәү генә, Аның тиңдәше юк, Ул гафу итүче һәм мәгъфирәт иясе (гөнаһларны каплаучы) икәнлегенә гуаһлык бирәм. Шулай ук Мөхәммәд Аның колы һәм рәсүле икәнлегенә гуаһлык бирәм. Аңа, аның гаиләсенә, сәхабәләренә Аллаһы Тәгаләдән булган җәннәт йортларына илтә торган салават ирешсен. Әй кешеләр! Аллаһның коллары, сезгә һәм үземә әүвәлән тәкъвалы булырга васыять итәм. Таш белән атылган шайтаннан Аллаһка сыгынам. Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән. Аллаһ Коръәндә әйтә: "Чынбарлыкта Аллаһ тәквалылар һәм игелек кылучылар белән бергә". Аллаһ безгә һәм сезгә бөек Коръән аша бәрәкәт бирсен. Барыбызга да аятьләр һәм хикмәтле зикер аша файда китерсен. Чынбарлыкта Ул (Аллаһ) гафу итүче, рәхимле, юмартлык иясе, олуглык иясе, бөек зат һәм догаларны ишетүче, кабул итүче.

Икенче хөтбә

Чынбарлыкта барча мактау Аллаһка, без Аны мактыйбыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аннан гөнаһларыбызны гафу итүен сорыйбыз, Аңа иман  китерәбез, Аңа таянабыз. Аллаһка үзебезнең начарлыкларыбыздан, гамәлләребезнең бозыкларыннан сыгынабыз. Кемгә Аллаһы Тәгалә һидаят бирсә, аны адаштыручы булмас, ә кемне адаштырса, аны туры юлга күндерүче булмас. Аллаһтан башка илаһ юк, Ул берәү генә, Аның тиңдәше юк икәнлегенә гуаһлык бирәм. Шулай ук Мөхәммәд Аның колы һәм хак илчесе икәнлегенә гуаһлык бирәм. Аллаһым, бөтен пәйгамбәрләргә, илчеләргә, Үзеңә якынайтылган фәрештәләреңә, Үзеңнең изгелек кылучы колларыңа һәм Сиңа итагать әһелләренең һәммәсенә, булсыннар алар күк әһелләреннән һәм булсыннар алар җир әһелләреннән, барчасына салават һәм сәлам ирештер. Аллаһым, мөэминнәрне һәм мөэминәләрне, мөселманнарны һәм мөслимәләрне, алар арасыннан тере һәм үлгәннәрен мәгъфирәтең белән гафу ит. Алар белән берлектә безгә рәхимле бул һәм безне үз рәхмәтең белән алар белән бергә булырга насыйп ит. Йә рәхимлеләрнең иң рәхимлесе.

Белдерү!

Әй мөселманнар! Рамазан шәриф аенда йә исә Гайдель –фитыр намазына кадәр үзе өчен һәм сабый балалары өчен фитыр садакасы  бирү важиб булыр.

Фитра садакасың микъдары ярлы Һәм гади кешедǝн : 100 сум.

Байлардан Фитра садакасы: 600 сум.

Ураза тоталмаган һәм дә каза кыла алмый торган сорхаулы кешегә, калган уразалары өчен фидия бирү, йә исә Һәр көнне бер мөскенне ашату важиб булыр. Фидиянең микъдары ярлы Һәм гади кешегǝ иң киме: 100 сум. Мисал: (100 х 29 көнгә = 2900 сум).

Бай кешегә:600 сум. Мисал: (600 х 29 көнгә = 17400 сум).

Зәкят хакында мәглүмәт!

-Алтын нисабы – 220 000 сум;

-Нисаб – зәкят  бирелергә тиешле  булган малның күләме. Бер  кешегә зәкят фарыз булу өчен нисаб күләменә бер ел хужа булуы шартдыр. Малга хужа булгандан соң бер ел тулганчы зәкят бирү фарыз булмый торыр).

-Зәкят күләме 2,5 % ;

-Зәкятне кемгә бирергә? Җавап: Тәүбә сүрәсенең 60 аятендә күрсәтелгән. Хакыйкаттә зәкят садакалары

1. Фәкыйрьләргә;

2. Мескеннәргә;

3. Əмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга;

4. Зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә;

5. Тоткында булган кешеләргә;

6. Бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә;

7. Ислам дине өчен Аллаһ юлына;

8. Малсыз калган мөсафирләргә.

Шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһыдан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче").

-Зәкятне хисаплау мисалы:

-220 000 ÷ 100 х 2,5 % =5500 сум.

Ураза гәете җөмләбезгә мөбәрәк булсын.

Вәссәләмү-галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!