1. Skip to Menu
  2. Skip to Content
  3. Skip to Footer>

Иске Ярмәк авылы мулласы Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ: «Зиратларыбызда мөселманлык югала»

Үлемнең кайчан һәм ничек килүен беребез дә белми. Ләкин һәркайсыбыз бу фани дөньяда яшәвебез соңгы ноктасына — үлемгә җитәчәк. Бары тик үлем аркылы гына һәрберебез үзенең мәңгелек ватанына ирешәчәк. Әхыйрәткә күчүнең башы да каберстан булачак. Ә безнең мөселман зиратларындагы купшылык дини таләпләргә туры киләме соң?

Каберстанда каян булсын инде купшылык, диярләр кайберәүләр. Икенчеләре бер мөселман зиратын үтеп киткәндә күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре, тәкыяларның (венок) күплегенә, кабер ташларының затлылыгына, андагы сурәтләргә, язмаларга исе китеп, бер мизгелгә үзләрен зират яныннан түгел, ә ниндидер чәчәк сата торган павильон, фотолар күргәзмәсе яныннан үтеп барган кебек хис итәләр, тетрәнеп куялар.

Әйе, Аллаһы Тәгалә безгә үлгәннәрне күмү белән бәйле күп кенә кагыйдәләр үтәлешен боерган, ә без аларны, һичшиксез, үтәргә тиешбез. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә белән очрашуга баруда иң беренче тукталыш булган каберлекне матур итү күркәм саналса да, бу бит әле каберстан чәчәккә күмелергә, йә, булмаса, анда затлы ташлар куелырга тиеш, дигән сүз түгел.

Пәйгамбәребез с.г.в.: «Мәсҗидләрегезне һәм зиратларыгызны бизәмәгез», — диде. Хәдистән аңлашылганча, мәсҗидләр музей түгел, ә гыйбадәт йорты, каберләр дә хозурланып йөри торган урын түгел, ә әхыйрәтне искә төшереп торучы җир. Аллы-гөлле такыялар куюдан гына үлгәннәрнең әхыйрәттәге хәле яхшырмаячак. Чәчәкләр кую мәҗүсилек йоласы санала. Әмма каберне даими карап торырга кирәк. Агач утырту да артык, зарури түгел. Кабер өстенә таш куюга килгәндә, сөннәт буенча язылмаган ташлар куярга ярый. Тик исраф кылмыйча, ягъни бик кыйммәтле булмаганын бары тик каберне билгеләп кую максатыннан гына. Нинди генә кыйммәтле, нинди генә зур ташны куйсаң да, каберлеккә даими йөрмәсәң, ул кеше кабере онытылырга мөмкин. Шуңа күрә таш куюның бик үк хаҗәте юк.

Каберлеккә килеп йөрсәң, чистартып торсаң, кабер таш куймасаң да, югалмый. Динебездә фотографияләр кую да рөхсәт ителми.

Каберләрдәге ташларга сурәт ясату да тыелган. Ә инде кабер ташларындагы язуларга күз салсак, анда мәрхүмнең исем-фамилиясе, туган-үлгән елы гына түгел, Коръән аятьләрен, “Бисмиллә”не дә очратырга мөмкин. Ә бит Рәсүлебез с.г.в. заманында ташларда бөтенләй язу булмаган. Дөрес, дини кануннардан читкә чыкмыйча, исраф кылмый гына язарга ярый, әлбәттә.

Әмма кабер ташларына Коръән аятьләрен һич кенә язарга ярамый. Кем белә, бәлки, ул ташлар кайчан да булса, каядыр алып ташланырга яки нәҗесләнергә мөмкиннәр. Кабер ташы өстенә “Әгузү биЛләһи – минәәшәйтанирраҗим” дип язып куючылар әллә инде безнең мөселман -татар зиратларында таш кую әдәбен бик үк белеп бетермиләрме соң?!

Кайсыбер кабер ташларында “Гали Радиаллаһу ганһе” дип язылганны да очратырга була. Бу кабергә Гали Радиаллаһу ганһе күмелгәнне аңлатамы яки башканымы, анысын бер Аллаһ кына белә. Кабер өстен мәрмәрләп кую да харам гамәл санала.

«Дөреслектә Пәйгамбәребез с.г.в. кабер өсләрен яндырылган таш белән каплауны һәм аның өстенә бина кылуны тыйды». (Мөслим). Зиратларның кырыйларын койма белән тоту хакында исә Рәсүлебез с.г.в.: «Сезнең берәрегез утлы күмер өстенә утырып, киемен яндырып, ул утлы күмер, тәненә ирешеп, аның тәнен яндыруы, кабер өстенә утыруга караганда хәерлерәк», — диде. (Мөслим). Бу хәдистән кабер өстенә утыру, басу, яту харам икәнлеге аңлашыла. Шул

сәбәпле зиратлар тирәсен койма белән тотабыз да инде.

КАБЕРГӘ ЗИЯРӘТ КЫЛУ

Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Каберләргә зиярәт кылыгыз, чөнки, чынлап та, ул сезгә үлемне искәртер». Бу хәдистә Пәйгамбәребез с.г.в. зиярәт кылуның максатын күрсәтә. Зиярәт кылуның төп мәгънәсе — үлемне хәтерләү. Аллаһы Тәгалә хозурына һәм әхыйрәттә уңышка ирешү юлында калу өчен, мөселман кешесе үлем турында хәтерләп торырга тиеш. Үлем турындагы фикерләр дөньялыкка мәхәббәтне киметә, әхыйрәткә мәхәббәт уята. Еш зиярәт кылу үлем турында фикерләргә ярдәм итә. Зиярәт кылучының догасы аның үзенә генә түгел, гүр иясенә дә файда китерә. Мәрхүмнәргә доганы бары тик зиратка барып кына укырга димәгән. Кайда укылса да, Коръән һәм догаларыбыз аларга барып ирешер.

“ТУГАННАРНЫҢ КАДЕРЕН, ҮЛГӘННӘРНЕҢ КАБЕРЕН БЕЛ”

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Кабер — ул буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен — ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен — җәһәннәм чокырларыннан бер чокыр”, — диде.

Әгәр нинди дә булса бер халыкның мәдәниятен беләсең килсә, аның зиратына барып кара, дигән борынгылар да. Яши торган җирлегебездәге татар зиратларындагы чәчәк күю галәмәте дә башка халыкларның яшәү рәвешенә иярүне, аларның йолаларын үз итүне күрсәтмиме икән?!

Беркемгә дә сер түгел, бүген үлгән әти-әниләр, туганарны искә алабыз дип, зиратларга кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре куярга киләләр, кабер янына утырып, елый-елый, бер-ике шешәне дә бушатучылар юк түгел, өстәвенә, пыскытып тәмәке көйрәтәләр, ә мәрхүмнәргә дога кыларга оныталар. Шушымы инде безнең гореф-гадәтләребез, дини йолаларыбыз, мәдәниятебез? Юк икән, үзебезнең мәңгелек йортыбызга барасы юлда бер адым булган каберстанга бүген без битарафлык күрсәтмик, динебез кушканнардан читкә тайпылмыйк! Инде яз айлары җиһанда. Туганнарыбызның, якыннарыбызның каберләренә барып, аларны чистартырга онытмыйк, вакыт табыйк, җәмәгать. “Туганнарның кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” — ди бит халык мәкале дә. Бакыйлыкка күчкән якын кешеләребезнең каберен карап-чистартып тору — безнең бурычыбыз булуын истән чыгармасак иде.

Ә инде каберлекләрне чистартырга баргач, мәҗүсиләргә ияреп, чәчәк такыялары илтә күрмәгез. Бары тик каберлекне чүп-чардан арындырып, мәрхүмнәрегезне догадан калдырмасагыз, аларның кабер газаплары җиңелрәк булыр, иншә Аллаһ.

Иске Ярмәк авылы мулласы, Кләүле һәм Камышлы районнары мөхтәсибе Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Источник: «Сәлам» газетас