1. Skip to Menu
  2. Skip to Content
  3. Skip to Footer>

Быел да Мәчәләйдә Мәүлид бәйрәме зурлап уздырылды

2 декабрьдә Похвистнево районының Мәчәләй авылы клубы бинасында Мәүлид бәйрәме узды.  Чарага барлык авыл халкы җыелган иде. Бәйрәмне зурлап Самардан, Камышлыдан, күрше авыллардан кунаклар да килделәр.

Наил хәзрәт Курмаев бәйрәмне бик матур итеп алып барды. Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Мәчәләйнең традициясен — шулай зурлап Мәүлидне уздыруны — бик кирәкле эш дип атады, барча килгән халыкны бәйрәм белән тәбрик итте. Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында Наил хәзрәт Биктаев сөйләп үтте.

Клуб сәхнәсеннән салаватлар яңгырады, алар авыл мәктәбе балалары тарафыннан укылды. Гали авылыннан килгән яшүсмер шәкертләр матур итеп нәшедләр җырладылар.

Быел бәйрәмебездә яшь талантлы җырчы Динара Ямалетдинова опера тавышы белән мөнәҗәтләр дә тәкъдим итте. Наҗия апа Иваева һәм Галимә апа Курмаева да мөнәҗәтләр башкардылар, араларында узләре язганнары да бар иде хәтта.

Ахырдан кунаклар һәм авылдашлар бергә фотосурәтләргә төштеләр. Шулай итеп быел да Мәчәләйдә Мәүлид бәйрәме зурлап уздырылды.

Зөлфия ТАШТАБАНОВА

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы

samtatnews.ru