1. Skip to Menu
  2. Skip to Content
  3. Skip to Footer>

Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үт­әчәк

9 декабрьдә Са­мараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Региональ Диния нәзарәте һәм Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышлап, “Мөхәммәт пәй­гам­бәр, ислам һәм Аллаһының шәфкате” дип аталган Мәүлид әнНәби бәйрәме үткәрәләр.

Чарада Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм пәйгамбәрлек гамәлләре турында сөйләнәчәк, Казанның Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “Мөнбәр” татар дини театры чыгыш ясаячак, Татарстанның халык артисты, профессор Мингол Галиев башкаруында мөнәҗәтләр һәм милли көйләр яңгыраячак, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме биюләре бәйрәмне бизәячәк.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә рәхим итегез!

Башлана 10 сәгатьтә

«Бердәмлек»

samtatnews.ru