1. Skip to Menu
  2. Skip to Content
  3. Skip to Footer>

Мәчеткә нигез салыначак

15 апрельдә Гали авылында дүртенче мәчеткә нигез ташы салу тантанасы булачак һәм Мәдәният йортында “Бүгенге дөньяда традицион Ислам” дигән темага дини форум уздырылачак.

Өлкәбездә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә Похвистнево районындагы Гали авылын белмәүчеләр аздыр, мөгаен. Ул үзенең динле, иманлы халкы, өч мәчете, мәдрәсәсе белән данлы. Соңгы вакытларда авылыбызда күп эшмәкәрләр — милләтпәрвәрләр үсеп чыкты. Алар динебезне халыкка кайтару белән генә шөгыльләнмичә, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне саклап калу буенча күп изгелекле эшләр башкаралар.

15 апрельдә көндезге сәгать 3тә авылда дүртенче мәчеткә нигез ташы салу тантанасы булачак. Бу зур бәйрәмдә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дә катнашуы көтелә.

Шул ук көнне иртәнге сәгать 10да Гали авылы Мәдәният йортында “Бүгенге дөньяда традицион Ислам” дигән темага авыл җирлеге администрациясе инициативасы һәм авыл эшмәкәрләре һәм милләтпәрвәрләре ярдәмендә дини форум уздырылачак.

Аны, азан әйтеп, Коръән аятьләрен укып, Коръән-хафиз Абдувахид хәзрәт Хусенов башлап җибәрәчәк. Тәбрикләү сүзләре белән форумда катнашучыларга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә губернаторы администрациясе вәкиле һәм башкалар мөрәҗәгать итәчәк. Аннан соң форум кунакларын Гали авылының 400 еллык тарихы, аның атаклы шәхесләре белән таныштырачаклар, бү-генгесе һәм киләчәге турында сөйләячәкләр.

Форумда безгә кирәк булмаган бүтән дин агымнарына ничек каршы тору турында Самара өлкәсенең эчке эшләр баш идарәсе вәкиленең, Самараның “Болгар мирасы” мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказовның “Ата-аналарыбызны ничек хөрмәт итәргә?” дигән чыгышлары яңгыраячак. Башка мәсьәләләр буенча да кызыклы һәм файдалы сөйләшүләр булачак.

Форумда катнашучылар алдында укучы балалар Коръән аятьләре укыячак, мөнәҗәтләр башкарачак, дини темаларга шигырьләр сөйләячәк.

Хөрмәтле милләттәшләребез, дин кардәшләребез! Сезне Гали авылына яңа мәчет нигезенә таш салу тантанасына һәм дини форумда катнашырга чакырабыз.

Килегез, күрегез, үкенмәссез!

Идрис МУЛЛАБАЕВ,

Похвистнево районының Гали авылы җирлеге башлыгы, форумны оештыру комитеты җитәкчесе